«Туган як сукмакларыннан»: туган якны өйрәнү сәгате (0+)

Җәй – иң ямьле вакыт, ул елмаю-көлү, шатлык һәм яхшы кәеф. 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Туган як сукмакларыннан» дип аталган туган якны өйрәнү сәгатенә килгән нәниләр бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 

Балалар безнең тирә-якта нинди үсемлекләр һәм агачлар үсүе, «Түбән Кама» милли паркында Татарстан республикасының Кызыл китапка кертелгән нинди сирәк хайваннары яшәве турында белде. Нәни китап сөючеләр зур кызыксыну белән «Чәчәкле мозаика», «Кем эзләре», «Урман серләре» бәйгеләрендә катнашты. «Һава торышы бюросы» уенында алар яхшы һәм начар һава торышы билгеләрен таныды, ә «Кошны таны» уенында безнең урманнарда яшәүче кошлар рәсемнәрен сайлап алды. 
Чара азагында дүрт аяклы дусларыбыз турында китапны карадылар. Балалар вакытларын файдалы итеп уздырды, ә иң мөһиме, яңа, әлегә кадәр үзләренә таныш булмаган мәгълүматлар алды. 

Поделиться: